Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Ришат Төхвәтуллин туеның кайчан булачагын әйтте

Җырчы вәгъдә бирде

 

Элвин Грейның туенда кияү чәчәге тотканнан соң җырчы Ришат Төхвәтуллинга инстадусларыннан бик күп сораулар килә башлаган. Бу хакта җырчы үзе сторисларында сөйли.

«Туйларны гөрләтеп уздырып җибәрдек. Хәзер инде синең туең кайчан дип сорыйлар. Озак көтәсе түгел, дуслар. Ул яклап та калышмабыз. Исн-сау булыйк», — дигән ул. Сторисларында Ришат текст белән туеның 2022 елда булачагы турында язып куйган. «Вәгъдә бирәм», — дип тә өстәгән.

Ришат Төхвәтуллин үзенең шәхси тормышын тамашачысыннан оста яшерә. Халык җырчыны төркемендәге җырчы Алия Карачурина белән очраша дип уйлый. Алар парлы мәҗлесләргә, бәйрәмнәргә һәрвакыт бергәләп йөриләр.

Алия Карачуринадан Ришат белән мөнәсәбәтләре турында сорагач, ул: «Беләсегез килсә, Ришатның үзеннән сорагыз. Вакыты җиткәч, барысы да билгеле булачак», — дип җавап биргән иде.

Чыганак

 http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/rishat-tkhvtullin-tueny-kaychan-bulachagyn-ytte

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X