Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Ришатсыз кала яздык...

Ришат Төхвәтуллинны Кыргызстан татарлары концерт куярга чакырган булган. Әмма Бишкәктә җырчы белән күңелсез хәл булган...

Аңа милиция хезмәткәрләре бәйләнгән, хәтта “права”сын таләп итә башлаганнар.

Җырчы әлеге хәлдән соң нинди хисләр кичергән? Конфликт ничек тәмамланган? Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләгән.

– Бишкәккә килүгә үк аэропорттан безне татар җәмгыяте яшьләре каршы алды, озатып йөрде. 21 июнь көнне концерттан соң ресторанга чакырдылар. Без автобус белән бардык, ә озата баручы егет машинада барды.

Спорт машинасында чапкан кебек, газга басып йөртә, миңа кызык булып тоелды: машинаның моторын, көчен тикшереп карыйсым килде. Килеп туктагач, йөртүче, машинага утырып кара, диде. Утырып, “газ”га басып карадым. Машинаның ишеге дә ябык түгел иде хәтта.

Якында гына милиция хезмәткәрләре булган. Дөресен әйткәндә, тышкы кыяфәтләренә карасаң, милиция дип тә әйтерлек түгел: чалбарлары хәрби кешенеке сыман, ә өсләрендә кара футболка гына иде. Һәм берсе миңа җикеренеп килде: "Эй, зачем газуешь, нельзя газовать! Где права? Давай, давай, выходи! Пойдем, поговорим!" – дип бәйләнергә тотынды.

Ул исемен дә, кем икәнен дә әйтмәде. Шуннан соң озата килгән малайлар милиция хезмәткәрләренә тәртип бозмавымны әйтте, тынычландырып, Татарстаннан килгән кунакларыбыз, дип аңлаттылар. Минем “права”м бар, ләкин ул халыкара статуста түгел. Җитмәсә, ул көнне янымда түгел иде.

Милиция хезмәткәре янына үзем дә барып, гафу үтенеп килдем. Начар ният белән эшләмәгәнемне аңлаттым, әлбәттә, - дип сөйли Ришат Төхвәтуллин.

Шуның белән инцидент тәмам да булган. Ә Ришат Төхвәтуллин Кыргызстандагы концерты белән бик канәгать калган. Оештыручылар бу концерт вакытында үзенчәлекле рекорд куелганын әйткән.

-Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребезгә традицияләребезне онытмаска кирәклеген әйтеп калдырдым. Татарлар да, кыргызлар да бергә дус-тату яши. Һәм бу дуслык һәрвакытта да булсын дип телим, - ди җырчы.

Фото:Инстаграм

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев