Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

“РӨСТӘМНЕҢ ҖЫРЧЫ ИКӘНЕН БЕЛМИ ИДЕМ”

Люция МУСИНА — татар эстрадасында күптән үз исемен булдырган, тыйнак җырчыларның берсе.

Бәхәсләргә кысылмый, имеш-мимешләр чыгарырга җирлек тудырмый, популярлык артыннан да кумый. Үз җаена иҗат итә ул.

— Әле тәүге адымнарымны атлаган гына кебек идем. Вакыт чаба. Зур сәхнәдә чыгыш ясый башлавыма 25 ел булган икән, — ди Люция. — Кечкенә чагымда ук Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимоваларның җырларын тыңларга ярата идем. Җырчы һөнәре — балачак хыялым. Төрле вакытлар булды, ләкин Аллаһы Тәгалә мине сәхнә юлыннан Үзе алып барды.

“ХӘЗЕР ИНДЕ АЧУЛАНЫШМЫЙБЫЗ”
Люция — Лениногорск районының Туктар Урдаласы авылы кызы. Җырчы Рөстәм Закиров белән гаилә коргач, документта иренең фамилиясен ала. Ә сәхнәдә элеккечә — Мусина булып кала. Чөнки кияүгә чыкканчы ук танылырга өлгерә. Рөстәм белән Люциянең танышуы очраклы гына килеп чыга. Бер дискотекага танышы янына баргач, шунда булачак ирен тәүге тапкыр күрә.

— Әмма ул чакта Рөстәм Закировның җырчы икәнен белмәдем. Очраша башларбыз дигән уй да күңелгә кермәде, — дип елмаеп искә ала Люция. — Шунысы хәтердә: беренче сөйләшкәндә үк аны күптән беләм кебек тоелды. Яшь аермабыз — 9 ел. Моны беркайчан сизмәдем.

— Гаилә корганыгызга ничә ел булды?
— Рөстәм белән 21 ел бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп, киңәшләшеп яшибез. Мәхәббәт уза, диләр. Киресенчә, яши-яши бер-береңә шулхәтле ияләшәсең. Кадерләү, ярату еллар узган саен ныгый гына.

— Гаиләдә күбрәк кайсыгыз юл бирә? Ачуланышканда, ешрак кем беренче сүз башлый?
— Яшь чакта ачуланышкач, сөйләшмичә йөргән вакытлар була иде. Хәзер ачуланышмыйбыз (көлә). Чөнки сөйләшмичә йөрүнең бала-чага уены икәнен яхшы аңлыйбыз. Барысын да уртага салып сөйләшәбез.
— Рөстәм өйдә нинди хуҗа?
— Барлык эшне дә оста башкара. Кеше чакыртканыбыз юк. Авылда кечкенәдән эшләп үскән. Фатирга ремонтны да икәү ясадык. Әле пешерә дә белә. Дөрес, монысы бик сирәк инде. Тагын шул ягы яхшы: сайланып аптыратмый. Әзерләгән ризыгымны яратып ашый.

— Рөстәм җырларда яратып җырлаган Арча районының Урта Пошалым авылы килене бит син. Кайтып йөрисезме? Каенанаң ни хәлдә?
— Кайтырга тырышабыз. Әнинең хәле ярый, хәтере генә юк. 90 яшь тулды. Каенанам ялгыз түгел. Рөстәмнең бертуганы Рәсих абый белән килендәшем Лилия апа тәрбиясендә яши.

— Быел гаиләгездә зур югалту булды... Әтиең авырдымы, Люция?
— Әтием Минзаhит 18 гыйнварда бакыйлыкка күчте. Яман шеш белән авырды. 73 яшь кенә иде. Әле үз көчләре белән тапкан малның рәхәтен күреп, яшәргә дә яшәргә иде дә бит. Нишләтәсең... Әти гомер буе гармунда уйнады. Гел хезмәттә булды, пенсиядә чакта да ял итмәде.
— Галия апа үзе генәме? Хәле ничек?
— Әни хәзер берүзе. Аллаһ ярдәм итеп, исән-сау, сәламәт булып, озын гомер кичерсен иде.
— Авылда шәхси кибетегез бар иде.
— Әти-әни аны биш ел элек япты. Моңа, Аллага шөкер, дип кенә торам. Кибет булгач, бездән кеше өзелми, гел эштә булу кирәк иде. Бөтен җиребез җитеш. Әти-әни болай да гомер буе эшләде. Инде ял итсеннәр дип тели идем. Кибет ябылгач, сөендем генә.


Лилия ЙОСЫПОВА.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_10093%2Fall

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев