Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Салават Миңнеханов икенче хатын алып кайтырга җыена?

Җырчы Салават Миңнехановның имиджына игътибар иткәнсездер – ул хәзер сакал белән йөри. Әмма артистның бу кыяфәте хатыны Гүзәлемгә ошамый икән.

 

Инде Салават Миңнеханов сакалын буяп ук куйган. “Алып куй инде ул сакалыңны, сиңа килешми бит ул, картайта ул сине. Әйтегез инде шуңа”, - ди эче пошкан Гүзәлем.

Салават исә хатынына болай дип җавап бирә: “Сөннәт буенча, синең өчен иң отышлысы шул: берничә хатын алып кайтканчы, мин сакал белән булам”. 

Бу хакта инстаграмда төрле фикерләр бар: "Чынлап та, килешми бит инде, сакалны бабай булгач та, үстерергә өлгерерсең. Элек заманда олы кеше генә сакал җибәргән, хәзер инде "мин диндә" дип яшьләр дә шуны куа, килешми", "Алар бәби көтә түгелме соң?", "Минем ирнең сакалы озынрак", "Берничә хатын булса, бик шәп булыр иде", "Алыштырып кара безнең Гүзәлебезне, күрмәгәнеңне күрерсең", "Салават нәрсә эшләгәнен белә инде, ә Гүзәлем ияләнер әле әкренләп".

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/salavat-minekhanov-ikenche-khatyn-alyp-kaytyrga-yena

Фото: татар информ

http://tulachi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев