Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Татарстан җырчылары Хәния Фәрхинең җыры белән "Евровидение"гә барырга җыена

Кызыклы сорау-җаваплар

 

“Мингазов” кавер-төркеме журналистлар белән очрашу үткәрде. Очрашуда яңгыраган кызыклы сорау-җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Банкетларда төркем ничә сумга чыгыш ясый?

- 50 мең сумнан башлап. Мәскәүдә чыгыш ясау 120 мең сумга төшәргә мөмкин. Юл чыгымнары, аппаратура кую – барысы да исәпкә алына.

- “Евровидение” бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәргә җыенасыз. Кайчан һәм нинди җыр белән?

- Кайчан икәнен төгәл әйтә алмыйбыз. Әмма Хәния Фәрхи репертуарындагы җырны башкарыр идек.

- Төркемнең исеме Ильяс Мингазовтан алынган. Әгәр Ильяс төркемнән китсә, “Мингазов” исеме белән нәрсә булачак?

- Кызык сорау. Ильясның аерылып чыгу хыялы бар. Әмма алай була калса, төркем башкара торган җырлар да, төркемнең исеме дә төркемнеке булып саналачак.

- Җыр авторлары белән низаглар булганы юкмы?

- Юк. Күбесенә ошый. Без беркемнән дә рөхсәт сорамыйбыз, чөнки без – кавер-төркем. Кавер – теге яки бу артистның җырын яңартып җырлау дигәнне аңлата.

- Бүгенге көндә ничә җыр башкарасыз?

- Репертуарыбызда 70ләп артык җыр бар.

- Иң популяр җырларыгыз?

- “Уфтанма”, “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Зәңгәр томан”, “Ярат кына”, “Чулпан”.

- Чәчәкле костюмнарыгызны бик тәнкыйтьләделәр...

- Татарлар бу стильне әлегә кабул итми. Ләкин Питерда бу костюм хәзер “мода”да. Элвин Грейның киемнәрен дә башта тәнкыйтьләгәннәр иде, әмма соңрак ияләнделәр. Безнең хакта “тегенди” дип тә уйлыйлар икән. Юк, без “нормальный” егетләр. Бу сәхнә образы гына.

Тулырак

 http://agryz-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев