Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

«Улымның хәзерге яшендә мин аны үстерә идем, ә ул өйләнергә иртә, ди»

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов белән әңгәмә.

 

- Рәсим абый, бүген зал җыеп концерт кую авыр биреләдер.

- Хәзер тамашачының күбесе кешеләр җыелган урыннарга килергә курка. Үткән концертны без инде ике тапкыр күчерергә мәҗбүр булдык. «Концерт була», — дип игълан иткәч, билетлар сатылды. Соңыннан карантинга яптылар, шуңа күрә билетларны кире кассага илтеп бирүчеләр дә булды. Әмма тамашачылар арасында концертны барыбер көтүчеләр бар иде. Алынган билетлар үз көчләрен югалтмаган иде.

- Тамашачы үзе җырчыны популяр итсен өчен, җырчыга нишләргә кирәк?

Җырларга кирәк! Тамашачы кабул итә алырлык җырлар тупларга кирәк, беренче чиратта. Үз тамашачыңны табып, аларга кирәкле җырлар иҗат итәсең. Мин үзем иҗат юлымның башыннан ук халыкчан җырлар башкарам. Җырның сүзе дә, көе дә тәңгәл килергә тиеш. Һәр җырчы төрле җырлар башкара. Минем концертыма иҗатымны хөрмәт итүче, нинди җырлар башкаруымны белүче тамашачы килә.

- Бүгенге көнге популярлыгыгыз белән канәгатьме?

- Популяр, дип… Гадәттә, популярлык чоры — ул җырчының иҗат юлының беренче ун елы. Мин 25 ел сәхнәдә җырлыйм. Бу — тотрыклылык. Мин үземне, үз тамашачымны, үз юлымны табып, һаман да сәхнәдә икәнмен, димәк, әле югалмаганмын. Әлбәттә, җырчының күтәрелгән чагы да, бераз гына төшкән вакыты да була. Әмма үзем турында: «Мин популяр», — дип әйтәсем килми. Кемнәрдер артык популяр була да, берничә ел үткәч, юкка чыга. Исемләп әйтмим, ләкин элек нык популяр булып та, хәзер югалган җырчылар бар. Үзем беркайчан да танылу артыннан кумадым… Бәлки үз-үзеңне һәрвакыт «пиарить» итеп тору кирәктер дә ул… Әгәр дә халык сине үзе кабул итмәсә, теләсә нәрсә эшләсәң дә танылып булмый. Халык җырларыңны тыңласа, концертларга йөрсә — менә танылу.

- Улыгыз Рүзәл Казанда үткән концертыгызда җырлаган иде. Әллә иҗат юлын сайларга телиме?

- Аңа хәзер 23 яшь. Аның яшендә мин җырлап арыган идем инде… Иң популяр чагым шул яшьләрдә иде. Улым музыка мәктәбен тәмамлады, әмма тормышын мәдәният белән бәйлисе килмәде. Хәзер аның җырлыйсы килә, күңеле моңга тартыла башлады. Ул җырлауны хобби итеп күрә. Җырларга тели икән, мин каршы килмим. Аның белән җырчы буларак шөгыльләнеп утырганым булмады. Миңгол абый Галиев белән уртак тел таптылар. Рүзәл Миңгол абыйдан дәресләр ала. Кече улым 13 яшендә. Ул әле тәгаен кем булачагын белми.

- Рүзәл өйләнергә уйламыймы? Килен бармы?

- Йөргән кызлары бардыр инде. Алай өйләнергә исәбе юк. «Иртә әле миңа», — диде. Хәзер яшьләр башкачарак шул. Аның яшендә мин үзем бала үстерә идем инде.

- Сез холкыгыз буенча нинди әти?

- Төрле чак була, тиз кызам, тиз суынам. Алай балаларны сүккәнем, кулыма каеш алганым булмады. Сүз белән катырак итеп әйтеп куя алам.

- Хатыныгыз Энҗе ханым белән ничә ел гомер итәсез?

- Киләсе елда 25 ел була, Аллаһ боерса. Ике балабыз бар. Сүз, әлбәттә, чыкмый тормый, төрле чак була.

Әңгәмәне тулысынча "Интертат"та укый аласыз.

 http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/ulymny-khzerge-yashend-min-any-ster-idem-ul-ylnerg-irt-di

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X