Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Винера Ганиева: «Мин хәзер шәлперәйгән әбигә әйләнергә тиешме?! Көтмәгез дә!»

Инстачылар җырчыга соклануларын белдергән.

Винера Ганиева хейтерларга җавап язган.

«Минем сәхифәмне күзәтүчеләр кемгә язганымны чамалыйлар. Минем бизәнүгә, киенүгә бәйләнәләр, тәнкыйть язып утыралар. Шуннан үзләренә рәхәтлек алалармы икән? Мине тәнкыйтьләп кәефемне төшерәм дип уйламагыз. Сезне кызганам гына мин, шул хәтле эчегез агу белән тулган! Мин артист кына түгел, мин — укытучы һәм без, остазлар, бөтен яктан да үрнәк булырга тиеш.

Әйе, өлкән яшьтәмен, аны да төрттереп язучылар бар. Барыбер көзге алдына килеп утырам, үземне тәртипкә китерәм дә, эшкә, шәкертләрем янына чыгып китәм. Урамда, кибетләрдә кешеләр таный, исәнләшә, автограф сорый.

Мин хәзер шәлперәйгән әбигә әйләнергә тиешме?! Көтмәгез дә! Авыр булса да, тормыш дәвам итә.

Чын инстадусларыма чиксез рәхмәтләремне белдерәм», — дип язган Винера ханым.

Җырчының виртуаль дуслары аның белән килешкән һәм шул рухта яшәвен дәвам итүен теләгәннәр.

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев