Тамашачылар җырны ошатулары турында комментарийлар калдырган.
Яшь җырчы Рамил Галимҗановның актуаль темага — буранга багышланган җыры чыккан. Яңа җырны музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
«Сөю бураннары» җырының авторлары — Илшат Гиниятуллин, Илдар Ногманов.
Җырчының инстадуслары һәм тамашачылары җырның, чыннан да, шәп булуы турында комментарийлар калдырган.
"Бик тэ матур жырлыйсыз", " Бик матур жырлыйсыз. Жырларыгызны тынлаганнан тынлыйсы гына килеп тора, рэхмэт сезгэ", "Хэрвакыттагыча🔥🔥🔥" дип язып калдырганнар.
фото: https://www.instagram.com/ramil.galimzyanov_official/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз