Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Җырчы Фазлыевлар гаиләсендә шатлыклы хәбәр

Сөенче!


Фазлыевларның кызлары туды!

Әлеге шатлыклы хәбәр белән иң беренче булып Азат уртаклашты.
"Мин бәхетле!
Мин КЫЗ әтисе!
Рәхмәт, Алсуым, бәхет бүләк иткәнең өчен. Азатовна, рәхим ит! Без сине сөеп, яратып кына торачакбыз!" - дип язган ул үзенең Инстаграмында.

Әни кеше дә үз сөенече белән бүлешкән:

"Бу баланы мин бик озак көттем... Әйтәм бит: карынымда кыз бала икәнен белгәч, мин моны кешегә сөйләргә түгел, хәтта моның хакта артык уйланып, хыялланып йөрергә дә курыктым. Көн дә Ходаемнан "Бар да яхшы булсын, дүрт саны төгәл булып тусын" дип сорадым.
Әтисе, котлыйм! Без хәзер күпбалалы гаилә! Ике баһадирдай улыбыз һәм кечкенә принцессабыз бар. Аллага шөкер!"

Сабыйның авырлыгы - 3270 кг, буе - 54 см.

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев