Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Зинира һәм Ризат Рамазановларның сабые туган

12 майда Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булды!

Бу уңайдан Ризатның үзе белән элемтәгә кердек,  дип яза "Шәһри Казан".

“Бүген Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә улыбыз туды, Аллаһка шөкер! Авырлыгы – 3550 грамм, буе – 52 см. Бала тудыру йортына Зинираны 10 майда илтеп куйган идем. Бүген 11:30 сәгатьтә очкылык тота башладым. Миндә бераз тоемлау сәләте бар. “Улым туды бугай”, - дип уйлап куйдым. Һәм нәкъ шул вакытта сабыебыз дөньяга килгән. Зинира: “Сиңа охшаган”, - диде. Икесенең дә хәлләре әйбәт, Аллаһка шөкер”, - диде безгә Ризат.

 Җырчы балага нинди исем сайлауларын әлегә әйтмәде. “Исеме “Р” хәрефенә башлана”, - диде ул. Рамазановларны чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез!

Автор : Каспранова Ләйсән
https://omet-rb.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X