Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

14 яшьлек кыз җиденче каттагы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Бу хәл  шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсендә булган.

 

Чаллыда 14 яшьлек кыз җиденче каттагы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, бу хәл бүген шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсендә булган.

Автокаладан агентлыкның үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткәнчә, кыз җиденче каттан йортта урнашкан кибет түбәсенә егылган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлә.

Хәбәрче сүзләренә караганда, хәзер бу хәлнең төрле фаразлары карала.

«Фаразлар төрле, күп. Кемдер аның селфи ясаганын, шул чакта артка чигенүен һәм егылып төшүен әйтә», – дип хәбәр итте Валентин Кулагин. 

Фото: Валентин Кулагин

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев