Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Бөгелмә районында җиңел машина тепловоз белән бәрелешкән. Бала үлгән.

Кичә, 10 сентябрьдә, 16.07 сәгатьтә Бөгелмә районында сакланмый торган тимер юл кичүендә җиңел машина йөртүче тепловоз белән бәрелешә.

 

1985 елда туган, ВАЗ руле артында булган шофер Акбаш станциясе ягыннан Самара өлкәсенең Келәүле районы Рус Добрино авылы ягына таба хәрәкәт итә. Машинада балигъ булмаган пассажир - 2013 елгы кыз булган.

Алдан алынган мәгълүматларга караганда, автомобиль хуҗасы тимер юл кичүенә светофорның тыелган сигналына чыккан һәм йөк поездының тепловозына юлыккан. Бу хакта “Бөгелмә газетасы”на Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина хәбәр итте.

 

Авария нәтиҗәсендә автомобиль йөртүче һәм бала тән җәрәхәтләре ала һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озатыла. Бүген, 11 сентябрьдә кыз алган җәрәхәтләрдән вафат булды.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә "Бөгелмә авазы" сайты

http://bugulma-tat.ru/news/news/kich-bgelm-rayonynda-iel-mashina-teplovoz-beln-breleshkn-bala-lgn

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев