Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Бөгелмәдә танылган эшмәкәрне үтергәннәр

Кичә көндезге сәгать икедә Бөгелмәдә танылган эшкуар Евгений Деданин атып үтерелгән.

 

Бу хакта "Бөгелмә авазы" яза.

Ул "Изобилие" сәүдә челтәре хуҗасы булган.

  Шаһитлар сүзләренчә, бер ир-ат сатып алучы кыяфәтендә, җитәкче офисына Деданин белән сөйләшергә килгән. Аннары аткан тавышлар ишетелә. Аннары ир кеше Самара номерлары белән булган автомобилендә качарга тырышып караган, ләкин офистан ерак китә алмаган, Нефтьчеләр урамында тоткарланган.

  Үтерүдә шикләнелүче ир кеше тоткарланган, анда корал табылган. Үтерелгән бизнесменның гәүдәсен суд экспертизасына моргка җибәргәннәр.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның сентябрендә ике кораллы талаучы Деданинның йортына бәреп кергән иде. Йорт хуҗасын, аның хатынын һәм дустын бәйләп куялар. Коттедж сигнализациягә тоташтырылган булганлыктан, җинаятьчеләр Деданинны аны өзәргә дип алып китә. Кулларын бәйләгән баулар йомшарып, эшкуар ул чакта богаудан ычкына алган, кухняга ташланган һәм пычак эләктереп, талаучыларга ташланган. Алынган җәрәхәтләреннән җинаятьчеләр үлә. Ул чакта тикшерү барышында "Тиешле оборона чикләрен арттырганда кылынган үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган булып, соңрак ТР прокуратурасы аны законсыз дип санады һәм җинаять эше ачу турындагы карарны гамәлдән чыгарды. Деданин йортына һөҗүмне оештыручы алты елга колониягә озатылды.


http://bugulma-tat.ru/news/khokuk-m-vzgyyat/bgelmd-tanylgan-eshmkr-evgeniy-dedaninny-tergnnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X