Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Чаллыда торак йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгаттылар

Зыян күрүчеләр турындагы хәбәргә ачыклык кертелә.

Тикшерү комитеты Чаллыдагы торак йортта газ шартлаганнан соң «Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр вакыйга урынын карый, бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыда торак йортта газ шартлаган. Соңгы мәгълүматлар буенча нәтиҗәдә ике бала зыян күргән. 

18 сәгать 55 минутка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Чаллыда көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә, 1951 елгы ир-атны хәрабәләр астыннан чыгарганнар.

«Тәне нык җәрәхәтләнгән. Хәле тотрыклы авыр. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла», — дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 

Шаһитлар сөйләгәнчә, торак йортта шартлау тарттырылган түшәм куйганда булырга мөмкин. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-10-2021/challyda-torak-yortta-gaz-shartlagannan-so-inayat-eshe-kuzgattylar-5841844

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев