Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Чирмешән районында газ баллоны шартлаган, эшче һәлак булган

Көндезге сәгать уникедә янгын сагы чакыру номерына Чирмешән районының Чирмешән авылында, Титов урамында металлолом кабул итү пунктында газ баллоны шартлавы турында хәбәр килгән.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр баллонның металл савытны газ резагы белән кискән вакытта шартлавын ачыклый. Бинага ут капмаган, җимереклекләр дә юк.

Шартлау нәтиҗәсендә 45 яшьлек эшче һәлак булган, хәзерге вакытта аның шәхесе билгеләнә. Фаҗига сәбәбе ачыклана.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев