Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Күрше районда өч кеше шәхси йортта чыккан янгында янып үлгән

Бүген 101нче янгын сагы номерына төнге сәгать өчтә Әлмәт районының Колшәрип авылында янгын чыгуы турында хәбәр алынган.

Чапаев урамында шәхси агач йортка ут капкан. Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән, дип хәбәр итә «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте. 

Утны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр йорт эчендә һәлак булган ир-ат мәетен тапкан. Ут тулысынча сүндерелгәннән соң икенче һәлак булган кешене һәм өченче мәетнең гәүдә кисәген табып алганнар.

 Һәлак булган ике кешенең абый һәм аның туганнан туган энесе булуы ачыкланган. 58 яшьлек абый кеше һәм аның туганнан туган 29 яшьлек энесе булган. Өченче ир-атның шәхесе билгеләнә. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Тикшерү барышын прокуратура контрольгә алды.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X