Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Күрше районда ир-ат һәм ике бала исле газ белән агуланган, агуланып үлүче дә бар

Бөгелмәдә ир-ат һәм ике бала исле газ белән агуланган, яшүсмерләрнең берсе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Бөгелмә шәһәренең Белинский урамындагы йортта 41 яшьлек ир-ат һәм 17 һәм 13 яшьлек ике үсмер ир бала исле газ белән агулангануы турында хәбәр килгән.

Нәтиҗәдә, өлкәнрәк ир баланы уртача авырлыктагы агулану билгеләре белән, ир-атны аңсыз хәлдә Бөгелмә район хастаханәсенә китергәннәр.13 яшьлек үсмер һәлак булган.

Фаҗига сәбәпләрен урында газ хезмәте белгечләре ачыклый.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2018 елның 18 ноябрендә Бөгелмәдә Гафиатуллин урамындагы биш катлы йортта өч яшьлек кыз һәм аның әтисе мәете табылганлыгын хәбәр иткән иде. Тикшерүчеләр аларның һәлак булуына исле газ белән агулану сәбәпче булу ихтималын да искәрткән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/20/179162/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X