Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Наркоздан соң хатын-кыз үлгән

Казандагы бер клиникада 1 июньдә Чаллыдан килгән хатын-кыз үлгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның туганы Айгөл Шараева хәбәр итә. Хатын-кызга лапароскопия ясарга тиеш булганар.

"Кызганычка каршы, лапароскопия ясарга өлгермиләр. Иртәнге 10да аңа наркоз бирәләр, аның кан басымы төшә һәм үлә. Мәетне дүшәмбе 16 сәгатьтә генә бирделәр. Имеш, тикшерү, прокуратура, җинаять эше. Гафу үтенүләр дә, кызгану белдерү дә юк. "Кабер ташы, чардуган кую өчен күпме акча кирәк", дип кенә сорадылар. Бүген үлеменә алтынчы көн. Ярып карау үлемнең сәбәбен ачыкламый. Кабаттан анализлар ясау 1,5 айга сузылачак", - дип яза Айгөл Шараева.   

Тикшерү комитеты әлеге хәлне тикшерә башлаган диелә.  

Нуриевлар клиникасыннан да рәсми аңлатма бар. "Без туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Безгә дә ни өчен бу хәлнең килеп чыкканын ачыклау мөһим. Экспертиза бара. Рәсми нәтиҗә булмый торып, үлемнең сәбәпләре турында әйтү иртә. Авыруларның медицина мәгълүматын ачып салырга хокукыбыз юк. Реанимация чаралары вакытында башланды һәм тулы күләмдә уздырылды", - дип китерә клиника белдерүен Татарстан басмалары.    

Фото:https://pixabay.com

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев