Заман сулышы

Прокуратура «Транснефть» резервуарында чыккан янгынның нечкәлекләрен тикшерә

Прокуратура Татарстанның Әлмәт районында «Транснефть» резервуарында чыккан янгынның (анда ике эшче һәлак булды) нечкәлекләрен тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

 

Тикшерү вакытында күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлнең нечкәлекләренә, шулай ук янгын чыгуның сәбәпләре һәм шартларына аерым игътибар бирәчәк. Шулай ук резервуарда чистарту эшләрен башкарган предприятиенең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк һәм эшләрне башкарган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк.

 

Реклама

https://tatar-inform.tatar

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: