Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстан табиблары күршесе башына чалгы кадаган ир-атны үлемнән коткарып калган

Республика клиник хастаханәсе табибы пациент янына санитар авиация вертолетында очкан.

Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургы башына күршесе чалгы кадаган яшь егетне коткарып калган.

Коткару тарихын клиниканың социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында бастырып чыгардылар.

«Кукмара районының бер авылында егет әле күптән түгел генә чираттагы тапкыр төрмәдән чыккан күршесенә кисәтү ясаган. Рецидивист чалгыны эләктереп ала һәм китәргә дип борылган егетнең башына кадый. Лезвия баш түбәсе сөяге аша кереп муеныннан чыккан», — диделәр хастаханәдә.

Шаһитлар табиблар чакырта, беренче вакытта егет аңында була. Кукмара районы үзәк хастаханәсеннән табиблар санавиациягә: «Пациентның башында чалгы. Әле аңында», - дигәннәр. Соңрак егет аңын югалта.

Пациентны ашыгыч рәвештә коткарырга Республика клиник хастаханәсенең 2нче нейрохирургия бүлеге нейрохирургы Валерий Игнатьев килә.

Урында республика клиникасының нейрохирургы Кукмара үзәк хастаханәсе баш табибы белән бергә операция ясарга булган.

«Лезвиене алу мөмкин түгел иде диярлек, ул сөяктә бик тыгыз утырган, аны селкетергә ярамый, шуңа күрә белгечләр лезвия тирәли сөякне киңәйтәләр, бу вакытта баш мие кан тамырлары һәм тукымаларына зыян китермиләр», — диделәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

Операция уңышлы уза һәм инде өченче тәүлеккә үк егет комадан чыккан. Республика клиник хастаханәсендә дәвалану айга якын дәвам иткән.  

Тагын өч айдан соң Кукмара кешесенең баш сөягенә пластик операция ясаганнар. Табиблар егетнең гомерен саклап кала алган, тик мондый җитди җәрәхәт эзсез уза алмаган: сул кулында сизгерлекне ул гомерлеккә югалткан һәм эпилептикка әверелгән.

Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, бу хәл берничә ел элек булган.

http://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев