Татарстанда бер ир-ат, балык тотканда, батып үлгән
38 яшьлек ир-атның мәетен яр буеннан 50 метр эчтәрәк өч метр тирәнлектән табып алганнар.
Түбән Кама янында бер ир-ат, суга төшкән кармагын алам дип, батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә Зәй елгасында Борок торак пункты тирәсендә коткаручылар яр буеннан 50 метр эчтәрәк өч метр тирәнлектән 38 яшьлек ир-атның табып алган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев