Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда күпердән егылып төшеп биш яшьлек бала үлгән

Өч бала сүтелгән күпер кырыенда уйнаганда, берсе суга егылып төшкән.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Минзәлә районында биш яшьлек ир бала күпердән Минзәлә елгасына төшеп киткән һәм батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

3 июнь көнне бердәм 112 экстрен хезмәте номерына Канонерка авылыннан хәбәр 15 сәгать 26 минутта алынган. 5-7 яшьләрдәге өч бала сүтелгән күпер култыксасы янында уйнаган. Балаларның берсе елгага егылып төшкән.

Балалар үзләре генә коткара алмагач, өлкәннәрне чакырырга йөгергән. Бер баланың әтисе суга сикереп, баткан малайны эзләгән, әмма таба алмаган.

Фаҗига урынына водолазлар һәм 6нчы зона коткару отряды, Чаллы һәм Минзәлә коткаручылары, оператив төркем килгән.

Кичке сәгать җиделәр тирәсендә 3-4 метр тирәнлектә, ярдан өч метр чамасы эчтәрәк, егылып төшкән урыннан агым буенча 15 метрлап түбәндә малайның мәетен табып алганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе балаларны сулыкларга һәм куркыныч тудыручы урыннарга җибәрмәүне сорый, хәвефтән сакланырга кирәклеген кисәтә. Балаларга гади генә булган куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга, кайда уйнарга ярый, кайда ярамавын кисәтергә чакыра. Балаларның иминлеге, беренче чиратта, ата-аналардан тора.

 фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев