Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда үлем белән тәмамланган фаҗига булган

Чаллыда тугызынчы модель «Лада» бәрдергән ир-ат фаҗига урынында һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Шаһитлар раславынча, «ВАЗ-2109» автомобилен йөртүче үз машинасы артыннан куа килгән юл-патруль хезмәте инспекторларыннан качарга омтылган, дип яза Татар-информ.
 
Юл һәлакәте Муса Җәлил проспектында «Поликлиника» тукталышы янында булган. Кулына чәчәк тоткан ир-ат светофорның яшел утына зебрадан чыгып барганда, аны «Лада» автомобиле бәрдереп киткән. Җәяүле һәлакәт булган урыннан 50 метр читкә барып төшкән.
 
Шаһитлар әйтүенчә, ир-ат тукталыш аша «очып чыккан», бер аягы өзелгән җәяүлене трамвай рельслары янында табып алганнар. «Ашыгыч ярдәм» табиблары һәлакәт урынына килгәндә, аның тәне суынган булган инде.
 
Юл һәлакәтендә гаепле шоферны тоткарлаганнар. 

http://matbugat.ru/news/?id=23040

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев