Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда яшь ана кечкенә баласын пычак белән кискәли

Татарстанның Ютазы районында хатын-кыз исерек хәлдә 8 айлык баласын чак кына үтерми калган.

Җинаять кылуда шикләнүче  24 яшьлек хатын – кыз кичне бергә яшәгән  ире һәм  үзенең дус кызы белән спиртлы эчемлекләр эчеп үткәргән. Ниндидер мизгелдә ул өстәлдән пычак ала һәм  баласының корсагына кадый.  Хатын-кыз моның белән генә тукап калмый  һәм сабыйның  муенын да  пычак белән яралый.

Бәхеткә,  җәрәхәтләр үлемгә китерми. Бала хәзер хастаханәдә дәвалана. Ваемсыз ана һәм аның белән яшәгән ир-ат  кулга алына.

Моңарчы ялгыз ана полиция хезмәткәрләре күзәтү астында булган.  Күптән түгел аңа махсус комиссия килә, хатын эчүне ташларга  һәм эшкә урнашырга вәгъдә итә. Тик, күкрәк баласы була торып, ялгыз хатын-кыз ничек эшкә урнаша ала икән, билгесез.

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X