Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда яшәүче бер ханым ябыгырга килгән клиникада үлә

50 яшьлек хатын-кыз Казанның шәхси клиникаларының  берсенә ябыгырга дип килә, һәм 2017 елның 14 сентяберендә   үлә. Тикшерүчеләр медицина документларыннан кала,  күзәтү камерасына төшерелгән видеоларны да өйрәнә.  Видеода куркыныч кадрларны күрергә мөмкин. Казан клиникасының йөзләрчә башка пациентлар  кебек үк, ул да ябыгырга дип килә

 Артык авырлык белән  күп еллар көрәшкән чараларның  күбесе нәтиҗә китерми, монда аңа  артык килограммнардан тиз арынырга вәгъдә итәләр.

Билгесез  апаратта хатын-кызның организмын бушка тикшерәләр. Алга таба йөз мең сумга  килешү төзергә тәкъдим итәләр. Барлык процедураларны кредитка рәсмиләштерергә мөмкинлеген дә әйтәләр.

Тикшерү барышында клиентларны ничек итеп кыйммәтле процедураларны сатып алырга күндерү инструкциясе язылган документлар табыла. “Шаһитләрдән сорау алганда, клиникада эшләүчеләрнең,медицина белеме булмаган, гап-гади менеджерлар булуы ачыкланды” ,  дип хәбәр итә Вахитов районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Багутдинов.

Гади менеджар дәвалау курсларын  билгели.  Әле курсларга  югары бәяле массаж, бер сеансы 5000 сум торган сөлек белән дәвалау кергән. Ирина Афонинаның кан басымы югары була.  Мондый диагнозда әлеге процедуралар тыелган була. Дәвалану курсларының чираттагысын үткәндә, хатын-кызның хәле начарая. Күзәтү камералары төшергән видеолардан күренгәнчә,  Иринага беренче ярдәмне дә тиешенчә күрсәтмиләр.

Клиникада хатын-кызның үлемен очраклы хәл дип кенә атыйлар. Тик тикшерү барышында  быел март аенда әлеге клиниканың тагын бер пациенты үлүе ачыклана. Түбән Камадан Марат исемле кеше клиникада үткән процедуралардан соң икенче көнне үлә. Аңа 43 яшь була.   Әлеге вакыйгаларга кара җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә  Беренче канал.

http://tatar-today.ru/2018/10/35332/

фото: пиксабай сайтыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X