Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда яшен сугып дүрт янгын чыккан

Бер көн эчендә Татарстанда яшен сугу нәтиҗәсендә дүрт янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы Ленин урамында бер шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 17.10 сәгатьтә килде», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгынның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын яшен сугу нәтиҗәсендә чыккан.

Шул ук көнне Арча районының Наратлык авылында яшен сугу сәбәпле ике хуҗасыз корылмага ут капкан. Бераз соңрак Арчада гараж түбәсен яшен суккан. Биредә янгынның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X