Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Яңа Зеландиядә мәчеткә һөҗүм итү вакытында үлүчеләр саны арткан

Соңгы мәгълүматлар буенча Яңа Зеландиядә 50 кеше һәлак булган. Тагын 50гә якын кеше яраланган. Беренчел мәгълүматлар буенча һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Россия кешеләре юк. Бу турыда “Известия” хәбәр итә.

 

Яңа Зеландия хакимияте мәчетләргә һөҗүмне теракт дип атады. Дүрт кеше – бер хатын-кыз һәм өч ир-ат тоткарланган.

15 мартта Яңа Зеландиянең Крайстчерч һәм Линвуд шәһәрләрендә ике мәчеткә һөҗүм иттеләр. Бу хәлләрне боевикларның берсе видеога төшергән һәм социаль челтәрдә трансляцияләгән.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/16/182700/

pixabay.com фотосы
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев