Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Лениногорскида янгын санаулы минутлар эчендә ике миллион ярымлык зыян салган

Берничә көн элек районның Медведка авылында янгын чыккан. Авылның Дорожная урамындагы бер йорты янган.

Янгынга каршы тору бүлегенә ут кабу турында төнге сәгать 12 туларга 20 минутта хәбәр иткәннәр.

 Йорт хуҗасы булган 1978 нче елгы ханымның сүзләре буенча, әлеге торакта ул даими рәвештә яшәмәгән, йортны дача буларак кулланганнар.  Пластиктан  эшләнгән сайдинг белән тышланган, эчке ягы күпчелек агачтан булган йортка  газ  үткәрелмәгән, ә  электр уты кертелгән булган. Янгынга каршы тору хезмәтендә,  нәкъ менә шул электр җайланмаларын  дөрес ялгамау  ут чыгуга сәбәп булырга мөмин дип фаразлыйлар.  Йорт эчке яктан яна башлаган, аның эчендә булган нәрсәләрнең берсен дә коткарып кала алмаганнар. Янгын йортның хуҗасына ике миллион ярымлык матди зыян салган. Бәхеткә, һәлак булучы, сәламәтлегенә зыян килүче кешеләр юк.

Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклау эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев