Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Яшел Үзәндә бер гаилә янгын турында хәбәр иткеч тавышын ишетеп ут хәвефеннән котылган

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Янгын чыгу турында  иртәнге 6 тулырга 20 минутта  янгынга каршы тору бүлегенә хәбәр иткәннәр.  Янгын сүндерүчеләр килгәндә өйдән биш кеше, шул исәптән 12 яшьлек кыз урамга чыгып өлгергән була инде. Алар янгын башланганда йокыга талган булган. Янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишетеп, барысы да урамга чыккан. Иртәнге җиденче яртыларда янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Залда һәм коридорда төрле әйберләр, мебель янган. Беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев