Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Лениногорск районында юл-транспорт һәлакәтендә бала җәрәхәтләнгән

Кабаланмый-ашыкмый гына эшләгән кеше бөтен җиргә дә өлгерә дигәнне ишеткәнегез бардыр. Бу сүзләрне, аеруча, юлда йөргәндә хәтердән чыгарырга ярамый.

30 нчы июньдә Бөгелмә-Лениногорск юлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәкъ менә шул, тиешле урынга биш-ун минутка алданрак барып җитәргә теләп ашыгудан килеп чыккан да инде.

Шевроле-Нива автомобилендә баручы 20 яшьлек егет, “Узып китү тыела “билгесе торуга карамастан, алдан баручы Опель Астра машинасын узарга  теләгән. Бу вакытта инде алдагы машина үзенең  сулга борылып  китәргә җыенуын белгертеп, борылыш сигналын да кабызган булган. Шевроле Нива артыннан килүче ВАЗ-2112 машинасы исә ,үзе дә куркынычсыз дистанцияне сакламау сәбәпле Опель Астра белән бәрелешкән. 

Ә Шевроле Нива автомобиле, каршы яктан килүче машина юлына чыгып, юл читенә төшеп киткән. Әлеге һәлакәт урынына килгән ашыгыч ярдәм бригадасы, ВАЗ-2112 автомобиленең пассажиры булган 12 яшьлек малайны,  баш миенең ябык җәрәхәте һәм баш мие селкенү диагнозы белән Яр Чаллы хастаханәсенә  озаткан.  

Берьюлы берничә машинага, аеруча аянычы- бала сәламәтлегенә зур зыян салынган. Ашыккан җитми, боерган җитә дигән әйтем бик хак шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев