Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Акча да сезне яратсын, дисәгез...

Яратабыз да соң ул акча дигәннәрен... Тик ул гына кайчак безнең "хисләргә" җавап бирергә ашыкмый. Ничек җәлеп итәргә аны?

Әйе, акча җәлеп итү буенча сынамышлар күп. Борынгыдан килгән бу ышануларның, бәлки, чынлап та нәтиҗәсе бардыр?

Сынамышларга ышансак, акча зарланучыларны яратмый икән. “Акча юк!” дип күп кабатлаучылардан акчалар качарга тырыша икән. Шуңа күрә зарланмагыз, “Яшәргә җитә!” – диегез.

Акчаны кулдан-кулга бирергә ярамый, диләр. Начар энергетика күчәргә мөмкин икән. Акчаны уң кул белән бирергә, сул кул белән алырга кирәк, дигән сынамыш та бар.

Өйдә һәрвакыт акча булсын өчен тишелгән кием кимәгез, ә краннардан су тамып тормасын. Кесәдә берәр тимер акча йөртегез, ул байлык теләп торачак.

Бурычка алган акчаны кич кайтармагыз, кич бирмәгез дә.

Юлда, юл чатында яткан акчаны алырга ярамый, ди. Кемдер тормыштагы негативыннан котылырга теләп, аны ташлаган булырга мөмкин.

Акча сызгыручыларны яратмый, шуны да онытмагыз. Ул тынычлык ярата!

Автор:Ләйсән Якупова

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча деньги