Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бил юанлыгың 90 сантиметрдан артмасын!..

"Роспотребнадзор" Россиядә симерү белән көрәшнең яңа ысулларын кертмәкче.

"РИА Новости" агентлыгы хәбәр итүенчә, ведомство җитәкчесе Анна Попова, Россиядә симерү белән көрәшнең бер ысулы буларак, туклану сыйфатын яхшыртырга кирәк, дип саный.

Анна Попова белдерүенчә, бу мәсьәләдә ул чит ил тәҗрибәсен өйрәнә. Мәсәлән, Япониядә халыкның туклану рационына диңгез продуктлары һәм витаминнар кертү программасы эшли. Бу илдә 40 яшьтән 75 яшькә кадәр һәркемнең ел саен билен үлчәтергә тиешлелеге турында закон кабул ителгән. Аңа ярашлы, хатын-кызларның биле - 80 сантиметрдан, ә ир-егетләрнеке 90нан артырга тиеш түгел.

Әгәр бил юанлыгы нормадан артып китсә, бу кеше махсус консультацияләр ала. Үз хезмәткәренең сәламәтлеген кайгыртмаучы компанияләргә дә зур күләмдә штраф яный.

Анна Попова, Россиядә дә шуңа охшаш система булдырылачак, дип белдергән. "2020 елга төбәкләрдә төрле төркемдәге халыкның, бигрәк тә балаларның туклануын мониторинглау системасы булдырылачак" - дигән ул.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев