Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

БӨТНЕК ТӘРӘЗӘ ТӨБЕНДӘ ҮСӘ

Күпләр бөтнекле чәй эчәргә ярата. Аны җәен җыеп киптереп куярга да мөмкин. Әмма яңа өзелгән яшел яфракка ни җитә?!

Бөтнек талымсыз, гөл кебек, тәрәзә төбендә дә үсә ала. Аны көзен бакчадан күчереп, чүлмәккә утыртырга да мөмкин. Бакчачылык кибетләрендә бөтнекнең орлыкларын да таба аласыз. 

Ул торфлы туфракта яхшы үсә. Орлыкларны тирән чәчмиләр, бөтнек шактый озак — 2-3 атна тишелә. Үсентеләргә 20-25 оС җылылык һәм яктылык кирәк. Яктылык җитмәгәндә, үсемлек ямьсезләнеп, өскә тартыла һәм егыла башлый. Бу очракта температураны 15-17 оСка кадәр төшерү зарур. 

Суны күп сипмәгез, югыйсә ул чирләргә бирешә башлый. Бөтнек үтәли җилне яратмый. Шуңа аны өйнең түренәрәк, тәрәзә төбенә куялар. Язга таба үсемлекне туры кояш нурларыннан сакларга кирәк булачак.

Чыганак: ирекмәйданы

фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев