Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Гап-гади бөтнек югыйсә!

Ә никадәр файдалы үзлекләргә ия икән!

1. Авыртуларны баса. Ашказаны тракты мускулларын йомшартып, авыртуны киметә. Нервыдан, бик борчылганда эчегез борып авыртса, бөтнек кушылган кайнар чәй эчегез.

2. Инфекцион авыруларга каршы тора. Бөтнекне еш кулланып, бактерияләргә каршы көрәшеп була. Инфекцион авыруларны, гөмбә авыруын җиңел үткәреп була.

3. Кимерүчеләрне куркыта! Йорт тирәсендә, бакчаларда бөтнек үссә, тычкан-күселәр якын да килмәс. 

4. Аякларны тынычландыра. Бөтнек составындагы ментол көне буе йөреп сызлаган аяк табаннарын ял иттерә. Бөтнек яфракларын диңгез тозы һәм зәйтүн мае белән болгатып, үкчәләрне шуның белән ышкырга кирәк.

5. Баш авыртуны җиңеләйтә. Эч авыртканда кулланган кебек үк, бөтнекле чәй эчәргә кирәк.

6. Борын тыгылганда булыша. Сулыш ала алмасагыз, бөтнекне суда пешереп, ингаляция ясарга кирәк.

7. Стресстан коткара. Бөтнек - тынычландыру үзлегенә ия үлән. Ул хәаефле уйлардан арындыра. 

8. Яман шешкә каршы әйбәт профилактик чара. Рак күзәнәкләре барлыкка килүне киметә. Тиредә, үпкәләрдә, юан эчәктә яман шешне тоткарлый.

9. Бөтнек салатларга үзенчәлекле тәм өсти.

10. Келәмнәрне сафландыра. Киткән бөтнек һәм аш тозы катнашмасын идән келәменә сибеп, бер сәгатькә калдырыгыз. Аннары тузан суырткыч белән суыртып чыгыгыз - бүлмәгез хуш исләргә күмелер.

11. Сулышны сафландыра. Бөтнек маен чәй содасы һәм водород перекисы белән болгатсагыз, өйдә ясалган теш пастасы килеп чыгар. Тешләрне агарта, сулышны сафландыра. Ләкин артык мавыкмагыз - тешнең эмален ашый.


 http://www.syuyumbike.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X