Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Иреннәрдә татлы җиләк тәме

Эштән кайткач чәй әзерләдем дә, күчтәнәчкә килгән кайнатманы ачтым...

Җыеп алып кына шикәр белән төелгән карлыганга бакча җиләге салынган икән. Бер бал калагына эләктереп кенә шул могҗизаны кабып җибәрдем... Мммм...

Тәмееее!

Әчкелт карлыган куенында ятып та үзенең тәмен, төсен, дәрәҗәсен югалтмаган җиләк әле генә өзеп алгандай сусыл, баллы. Аның тәме телнең иң нечкә күзәнәкләре аша үтеп, зур ләззәт биреп бөтен тәнгә таралды. Март ае икәнелге дә онытылды. Күзләремне йомдым.

Күз алдыма бер кисәк болыт та күренмәгән, җылы, кояшлы җәйге көн килде. Мин бакчамдагы җиләк түтәле уртасына кереп басканмын да, иң чибәр, иң татлы җиләкләрне генә өзеп авызыма салам... Янда гына “леп”-“леп“ итеп канатларын җилпеп күбәләкләр оча. Алар канат очы белән генә, әллә ялгыш, әллә шаярып, минем бит очына, ялангач беләгемә кагылып үтә.

Дустым – бал корты безелдәп килеп хәл белеште дә өенә таба очты. Җиләк түтәле янындагы куе бәпкә үләне ышыгына яшеренгән чикерткә чикерт-чикерт җырын суза. Янәшәдәге дусты аны бүлдереп, үз чикертен кыстыра...

Мин күзләремны ачарга ашыкмыйм. Иренемә сеңгән татлы җиләк суты бөтен җанымны кочкандай ләззәт тоям. Дөнья шулкадәр камил!..

Март уртасында карлы яңгыр яуганда шундый хисләргә чорналып, җаныгызны иркәләп алырга теләсәгез, дуслар, сез дә бакча җиләген шулай саклауга әзерләгез. Моннан соң мин дә кышкылыкка җиләкне шулай саклармын. 

Әйе, һәр хуҗабикәнең үз сере. Әгәр дә сез тагын шундый серләр беләсез икән, бүлешегез, дуслар. Белгәне, күргәне белән уртаклашып, кешеләргә йөрәкләрне ачып яшәсәк, тормыш бераз гына булса да ямьләнә торыр.

Автор : Тухватуллина Алсу

https://omet-rb.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев