Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Итек тайса, нишләргә?

Кыш башланганда, һава температурасы бер җылыту, бер суыту аркасында, юллар тоташ бозлавыкка әйләнә.

Андый чакта аяк киемең дә тая торган булса, егылып, имгәнүеңне көт тә тор. Нишләргә? Ел саен итек-ботинка сатып алып утырып булмый. Өй шартларында бу хәлне төзәтүнең берничә юлы бар.
1. Лейкопластырь. Аның ярдәме 1-2 көнгә җитә. Лейкопластырьны 3-4 сантиметр озынлыгында кисеп алып, итек табанына берничә урынга ябыштырыгыз. Бу алым кышкы салкын көннәргә генә бара. Җепшектә пластырь тиз кубып төшәчәк.

2. Киез. Аның бер кисәген итек табанына “Момент” җилеме белән ябыштырыгыз. 1-2 атна җай гына йөри алырсыз. Ә аннары кубып төшәчәк.

3. Супер-җилем. Чиста, коры итек табанына җилем белән бизәкләр ясагыз һәм киптерегез. Мондый алым бозлавыкта 1-2 атна йөрергә ярдәм итә.
4. Наждаклы кәгазь. Анысы да, киез кебек үк, җилем ярдәмендә ябыштырыла. Наждаклы кәгазь, югарыда әйтеп кителгән чараларга караганда, чыдамрак. Аның файдасы 3-4 атнага җитәргә мөмкин.

5. Әлбәттә, иң яхшысы — итекчегә барып, итек үкчәсенә полиуретан набойка суктыру. Аяк киеме үкчәсендәге протектор (рәсем) тирән булмаса да, ул тая. Моны да итекче төзәтеп бирә ала.

https://kiziltan.ru/budni/15962-itek-taysa-nishlrg.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев