Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Карбызны Яңа елга кадәр ничек сакларга?

Яңа ел каршылаганда кунакларыгызны гадәти булмаган сый белән куандырасыгыз киләме? Шулай икән, карбыз сатып алыгыз да (кибет-базарларда ноябрь башларына кадәр сатыла әле ул) бәйрәмгә кадәр саклагыз!

 

Моның өчен авырлыгы 4-5 килодан артмаган соң өлгерешле карбыз кирәк. Кабыгында бернинди дә тырналган, яньчелгән урыннары булмаска тиеш. Гигант җимешне саклау урынында (базда яки ябык балконда) һава температурасының +1+5 градус булуы кирәк.

Ничек сакларга? Карбызны киндер капчыкка салып, нәүрәп яки балкон түшәменә элеп куярга (капчык идәнгә тиеп тормасын). Саклау урынын вакыт-вакыт җилләткәләп алсагыз, һава артык коры булмаячак һәм карбыз бозылмаячак.

Икенче ысулы да бар. Агач тартма төбенә кимендә 10 см калынлыкта коры ком җәябез. Өстенә карбызны куябыз (тартма кырыйларына терәлеп тормаска тиеш). Тартманың буш калган почмакларына ком тутырабыз (төеп түгел, җиңелчә генә). Аның урынына ашлык яки салам кулланырга да мөмкин.

Чыганак

 http://nashcheremshan.ru/news/bu-kyzykly/karbyzny-yaa-elga-kadr-nichek-saklarga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X