Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Карлыган уңышын арттыруның 5 СЕРЕ

Карлыган куагына суны сезонга өч тапкыр сибегез.

Әмма аны дөрес итеп эшләргә кирәк. Суны бөреләре чыкканда һәм җимеш­ләре барлыкка килгәндә сибәргә тырышыгыз. Шуны да истә тотыгыз, кара карлыган туфракта дым җитмәүне кызыл карлыганга караганда авыррак кичерә. Өченче тапкыр суны уңышны җыеп алгач сибегез.

Су читкә агып китмәсен өчен, куак төбен әйләндереп, диаметр буенча 10 см тирәнлектә буразна ясагыз. Һәр кв метрга 4-5 чиләк су китәрлек булсын. Карлыган тамыры 40 см тирәнлеккә үтеп керә, шуңа да туфракның бу катламына дым үтәргә тиеш.
Карлыган куагы утыртканда туфракка ки­рәкле ашламалар кертелгән булса, аны берничә ел тукландырырга кирәк түгел.

Әгәр дә ашлама куак утыртыласы чокырчыкка гына кертелгән икән, сезонга ике тапкыр тукландырырга тырышыгыз. Карлыганга фосфорлы һәм калийлы ашлама килешә. Моның өчен һәр куак төбенә суперфосфат белән әче күкертле калий эремәсе сибегез (10 литр суга 1әр аш кашыгы). Яңгырлар вакытында бу ашламаларны коры килеш сибегез. Әлеге ашламалар булмаган очракта, куак төбендәге туфракка көл сибәргә була (бер төпкә 500 гр). Әмма көлне куакның төбеннән 20-25 см ераклыкта сибегез. Август уртасында көлне кабат куллана аласыз.
Куак төбенә мүлчә каплагыз. Алар торф та, агач чүбе дә, сфагнум мүге дә булырга мөмкин.

Карлыганнар утырган җиргә бал кортын «чакырып китерегез». Ә моның өчен куаклар өстенә баллы су сибәргә кирәк (бер литр суга бер бал кашыгы бал) яки бакчага бал кортларын җәлеп итә торган кашкарый, вербена, гелениум, гиацинт, буддлея, вейгела утыртыгыз.

 

http://maydan.tatar

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X