Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Күгәрчен тизәге

Хәзер күп урында "Тәмәке тарту тыела!" дигән мөрәҗәгать урнаштырылуы күңелне сөендерә, әлбәттә. Бу җәмгыятебезнең алга китүе хакында сөйли. Директор Гали Вәлиевич та, заманадан артта калмаска теләп, үзе җитәкчелек итә торган оешмада җыелыш игълан итте. Бөтен булган кешене, хәтта идән юучы Фагыйлә апаны, аксак һәм бер күзе сукыр булган, яше җитмештән...

Хәзер күп урында "Тәмәке тарту тыела!" дигән мөрәҗәгать урнаштырылуы күңелне сөендерә, әлбәттә. Бу җәмгыятебезнең алга китүе хакында сөйли.


Директор Гали Вәлиевич та, заманадан артта калмаска теләп, үзе җитәкчелек итә торган оешмада җыелыш игълан итте. Бөтен булган кешене, хәтта идән юучы Фагыйлә апаны, аксак һәм бер күзе сукыр булган, яше җитмештән узган, йоклаганда да авызыннан тәмәкесен төшермәс Иван дәдәне дә чакыртты. Әле җитмәсә, һәрберсенә үзе белән паспорт алып килергә кушты.

-Җәмәгать,- дип, тамак кырып башлады ул сүзен. -Бөтен Россия, ул гына да түгел, бөтен дөнья сәламәт тормыш рәвеше өчен көрәшә. Минемчә, без бу чарадан читтә калырга тиеш түгел! Коллективта тәмәке тартуны тыярга кирәк, дигән тәкъдим һәм таләп белән чыгам!

Директор белән кем бәхәсләшеп торсын: тиз арада комиссия төзеделәр, җаваплы кеше билгеләнде.

Айрат чираттагы ялда иде. Беренче көн эшкә чыккач, иң элек бернәрсә аңламады: ник берсе тәмәке тартсын, әнә, хәтта төнге сменнан өенә кайтып китәргә онытып йокыга киткән Иван дәдә дә сагыз чәйнәп ята.

Хезмәттәшләре аңа барысын да бик тәфсилләп аңлатып бирделәр. Аеруча Эльза исемле секретарь кыз. Бәрәкалла, ул да тартуын ташлаган икән бит! Бухгалтер, баш инженер, технолог... Айрат ике кулы белән башын тотты. Ул гына да булмады, егылып китә язды. Эльза аңа тизрәк графиннан су бирде. Кыскасы, ирне ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте...

Атна-ун көн узгач, Айрат тартуын ташлап, эшкә чыкты. Коллективның йөзенә кызыллык китереп булмый бит инде.

Ул ярты сәгать буена директорны эзләп йөрде. "Шушында гына иде әле, әнә машинасы да идарә каршында тора",- диделәр хисапчы кызлар.

Айратның кабинеты соңгы - дүртенче катта. Кабинетына таба атлады. Тәрәзә буена җитәрәк, идәндә аунап ятучы кипкән күгәрчен тизәкләренә игътибар итте. "Чорма ишеген хәзер биш-алты ел ачканнары юк бит инде", дип уйлап куйды ул һәм башын өскә күтәрде. Келәдә йозак юк иде...

Айрат баскыч буйлап күтәрелеп, ипләп кенә чорма ишеген ачты һәм буялса - буялды, көч-хәл белән өскә чыкты. Борынына тәмәке исе килеп бәрелде. Ярым караңгылыкта кеше гәүдәсе шәйләнде. Пыскытып тәмәке тартып утыручы - Гали Вәлиевич иде.

Икенче көнне, үзе дә бик гаҗәпләнеп, секретарь кыз Эльза "Айрат Сафинны директор урынбасары итеп сайларга", дигән текст басып утыра иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев