Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кырыну күбеген башкача файдалан

Өегездә ир-егетләр бар икән, димәк кырыну станогы һәм кырыну өчен күбек тә булырга тиеш. Соңгысы гигиена өчен кулланылу белән беррәттән тагын бик күп файда китерә ала әле.


1. Келәмдә тап күрсәгез, аңа күбек сылагыз, өстен юеш губка белән ышкыгыз һәм кибәргә калдырыгыз. Берничә сәгатьтән бу урыннан тузан суырткыч белән узыгыз.


2. Тутыкмас корычтан ясалган савыт-сабаны һәм җиһазларны чистарты һәм ялтыратырга теләсәгез, аларны кырыну өчен кулланыла торган күбек сөртеп, коры губка белән ышкыгыз. Газ плитәсен, духовканы да шулай ук ​​чистарты була.


3. Юыну бүлмәсендәге көзгене парланудан саклыйсыгыз килсә, көзгегә күбек сөртеп, 30 секунд көтегез һәм коры чүпрәк белән яхшылап ялтыратыгыз. Нәтиҗәдә, хасил булган нәзек пленка көзгене парландырмас. 


4. Тырнакларын ашыгып буяганда, хатын-кызлар еш кына читеннән чыгып, ялгыш тиресен дә буяп куялар. Тиреджге лакны да күбек белән бетереп була. 


5. Зәркән әйберләрен чистарты кирәк булса да, аны кулланырга була. Аз гына күбек салып, яхшылап сөртегез һәм кибәргә куегыз.


6. Язгы кояш тән тиресен тиз яндыра. Мондый вакытта да күбек ярдәмгә килә. Серег - составында йомшак матдәләр һәм суыту эффекты булуында.


7. Ул шулай ук ​​чебен, черки һ.б. бөҗәкләр тешләгән урыннарның кычытуын баса.


8. Күбеккә азык-төлек өчен кулланыла торган буяу кушсагыз, тәрәзәдә төрле рәсемнәр ясарга мөмкин. Балаларга бу үзенә күрә бер кызык булыр, ә сез соңыннан рәсемнәрен юеш губка белән тиз арада юып ала аласыз.

Чыганак: http://nkamsk-rt.ru/news/asylbike/kyrynu-kbegen-bashkacha-faydalan


pixabay.com фотосы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев