Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кызыл төс дәвалый, гемоглобинны арттыра...

Бәләкәй чакта әбекәйнең сөйләгәннәре ташка уйган төсле хәтердә калган. Кызамык белән чирләгәндә, тәрәзәләрне каплап, кызыл чүпрәкләр элеп, чишмә суында чүпрәк чылатып, шуны башыңа куеп тордык, каты чирләдең, дип сөйләгәне бүгенгедәй истә.

Еллар узгач, әбекәйнең ниндидер хорафатка нигезләнеп кенә болай эшләмәгәнен аңладым. Төсләр һәм аларның кеше сәламәтлегенә тәэсир итүе турында кызыклы гына мәгълүматлар бар миндә.

Балаларга тамаклары авыртып киткәндә, кызыл шарф белән уранып утырыгыз, дисәм, сәерсенеп куялар. Әни, тагын ниләр уйлап чыгардың, диләр. Юк, ырым-шырым түгел бу. Барысы да физика законнары белән аңлатыла.

Һәр төснең үзенчәлекле нурланышы бар. Һәр төс үзенә генә хас дулкын озынлыгына ия. Бу дулкыннар кеше әгъзаларына төрлечә тәэсир итә. Димәк, аерым төсләр белән тән сәламәтлегенә йогынты ясап була икән. Мәсәлән, яшел төснең күзләр өчен файдалы булуы һәм шул ук вакытта нерв системасын тынычландыруы мәгълүм.

Әфлисун төсе кан тамырларына уңай йогынты ясый һәм кәефне күтәрә.

Кайбер дәвалау йортларында теге яки бу төскә буялган аерым бүлмәләр дә булдырыла. Авыруның төренә карап, пациентлар шундый бүлмәләргә кереп, күпмедер вакыт шунда утырып торырга тиеш.

Кызыл төс исә кан әйләнеше органнарына уңай йогынты ясый. Кандагы гемоглобин күләмен арттыра, шуның белән анемия барлыкка килүгә каршы тора. Иммунитетны күтәрә, бавыр һәм бөер эшчәнлеген көйли. Җылылык бүленеп чыгарга булыша.

http://Тулырак: http://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/kyzyl-ts-dvalyy-gemoglobinny-arttyra

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: красный красный цвет кызыл кызыл төс