Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Күзләрегез яхшы күрсен!

Шушы витаминнар булган ри­зык­­ларны даими кабул итү күз кү­ремен яхшырта.

Аскорбин кислотасы күз тукымаларын картаюдан сак­лый. Глаукома һәм катаракта авыру­ларын булдырмаска ярдәм итә. Ул гөләп җи­­меш­­ләрендә, кара карлыганда, болгар боры­чында, ук­роп һәм петрушкада, брок­коли кә­бес­тә­сендә, грейп­фрут­та күп.

А витамины күз пиг­менты ясалуда хәлиткеч роль уйный. Бу ви­тамин җит­мә­гәндә караңгы төшкәндә күз күреме начарлана. Ул бавырда (аеруча балык бавырында), балык маенда, атланмайда, сөт өстендә, күкәй сарысында күп.

Е витамины (токоферол). Күз күреме начарланмасын бу бик мөһим витамин. Ул күкәй сарысында, атланмайда, сөт өс­тендә, арыш һәм бодай үрентеләрендә, әстерхан чикләвегендә, миндаль, арахис чикләвекләрендә, көн­багышта, үсемлек маенда, гөлҗимештә, сырганакта, кара карлыганда, татлы чиядә, миләштә, шпи­натта, брокколи кә­бестәсендә, бор­чак­та һәм яшел бор­чакта, петрушкада күп.

Селен — күз өчен бик мөһим микроэлемент. Ул диңгез ба­­лыгында, бавырда, бөердә, кү­кәй­дә, май­­да, каймакта, гө­м­бә­дә, аеруча ак гөм­бә­дә, ярмаларда, әстерхан, кешью чикләвекләрендә, кабак орлыгында, сыр­га­накта, кара карлыганда, брокколи кә­бес­тәсен­дә, кабакта, суганда, сарымсакта күп.

 

Фото:https://pixabay.com

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев