Заман сулышы

Лениногорск бакчачылары колагына: Кыяр уңышын арттыру серләре

Кыярыгызның беренче  чын яфраклары чыктымы? Тукландыра башларга ярый дигән сүз.

Кыяр барлык яшелчәләр кебек,  органик ашламаны ярата. Иң яхшысы сыер тизәге (1:10) яки кош тизәге (1:25). Үсемлек  ашламаның артык зур концентрациясен яратмый, шуңа күрә  ике атнага бер тапкыр аз-азлап тукландыру яхшы. 10 литр суга 30-40 г комплексы  ашлама җитә. Кыярлар күренә башладымы? Ашламаны курыкмыйча ике тапкыр арттырырга була. Кайбер бакчачылар 15 көнгә бер тапкыр  кыярга  әчегән сөт  яки аскорбиновая кислота (5 литр суга 1 төймә) бөрки.

чыганак:http://yashel-uzan.ru

фото:pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: