Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорск бакчачыларына: ҮСЕНТЕ ӨСКӘ ТАРТЫЛМАСЫН

Тәрәзә төбендә үсентеләрнең өскә тартылу куркынычы бар. Аның сәбәпләре берничә. 

Беренчедән, орлыкларны куе чәчү. Бер стаканга берничә орлык чәчәсез икән, зәгыйфьрәге мөмкин кадәр иртәрәк йолкып ташланырга тиеш. Куе үскән үсентеләр бер-берсен кысрыклый, араларыннан җил йөрмәү гөмбәле авырулар куркынычын арттыра. Икенчедән, яктылык һәм җылылык таләбен үтәмәү гаепле. Орлыкларга тишелеп чыгу өчен +25 оС җылылык кирәк. Үсентеләргә +17...+20 оС җитә. Кимендә 12 сәгать яктылык кирәк. Кояш юк икән, өстәмә яктыртырга туры килә. Үсентеләр өскә тартылмасын өчен, “Атлет” препараты алып куегыз. 1 л суга 1,5 мл кушып, үсентеләргә сиптерергә була. Бер атнадан тагын кабатларга мөмкин.

https://vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев