Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилылар, чәйне дөрес эчәбез

Чәй-гадәти көндәлек кулланыла торган эчемлек. Әмма күбебез әле һаман, файдасы зуррак булсын өчен, аны ничек пешерергә һәм кулланырга икәнен белми.

Пешерелгән чәйне шундук эчәргә кирәк.Озак торганда, андагы эфир майлары һәм полифеноллар реакциягә керә, чәйнең тәме һәм исе үзгәрә, сотавындагы С һәм Р витаминнары да кими. Шуның өстенә җылыда торган чәй- төрле бактерияләр үрчү өчен идеаль мохит.

Чәйне ике тапкырдан артык пешерергә ярамый. Галимнәрнең исбатлаулары буенча, беренче мәртәбә пешергәндә, андагы 50% файдалы матдәләре юкка чыга, икенче тапкырында 35% чамасы файдалы матдәләр кала. Өченче мәртәбә пешергән чәйнең файдасына караганда зыяны күбрәк.

Кайнар чәй эчмәгез. Ул тамак, үңәч һәм ашказанын пешерә. Мондый чәй эчәргә яратучыларга уңәч рагы, ашказаны чирләре куркынычы яный. Табиблар киңәш итүенчә, чәй 55% С тирәсе  булырга тиеш. Шулай ук аның салкыны да файдалы түгел.


Каты чәй зыянлы. Танин һәм кофеинның югары микъдары йокысызлык, баш авыртуга китерә. Ашар алдыннан һәм ашаганнан соң чәй эчмәгез. Ашар алдыннан чәй эчү төкерекне сыеклый, нәтиҗәдә ашканайту системасының протеинны эшкәртү сәләте кими. Ашаганнан соң ук эчкәндә, ашказаны концерациясе кими, бу-ашканайту эшчәнлеген начарландыра. Чәйне ашарга ярты-бер сәгать кала яки ашаганнан соң бер сәгатьтән соң эчәргә кирәк.

Чыганак: "Ирек Мәйданы" газеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев