Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилылар, газлы сулар белән мавыкмагыз!

Газлы, татлы сулар онкология авыруына китерергә мөмкин. Мондый суның зыяны турында күп еллар буе медиклар фикер алыша. Җәйге эссе көндә кеше сусынны баса торган салкын минераль су эчә. Балалар исә лимонадлар ярата.

Ашказаны, эчәк тракты, мигрень, югары кан басымы, бума һәм башка авырулар белән интегүче кешеләргә шифаханәләргә юллама бирәләр. Анда менюга газлы минераль су да кертелә. Ләкин истә тотыгыз: андый суны, табиб билгеләгән кадәр генә эчәргә ярый.
Ни өчен кешеләр газлы су эчә? Чөнки ул сусынны яхшырак баса. Моннан тыш, газлы су составында минераллар һәм микроэлементлар күбрәк. Газлы су эчәсе килү организмда кальций җитмәү турында сөйли. Көнгә бер стакан газлы минераль су эчү кеше организмына зыян китермәячәк.
Татлы, газлы су зыянлы. Аларны эчү түбәндәге авыруларга китерергә мөмкин:
– Симерү. Татлы газировкада бик күп шикәр бар. Бавырыбыз артык шикәрне майга әйләндерә һәм кеше симерә башлый.
– Гипертония. Эчемлек кулланганнан соң кәеф күтәрелә һәм эшкә сәләтлелек арта. Әмма шуның белән бергә кан басымы да кире якка үзгәрә, шуңа 30-40 минуттан сүлпәнлек барлыкка килә. Организм яңа доза кофеин таләп итә – газировканы тагын эчәсе килә.
– Онкология. Газировкада куркыныч канцерогеннар – натрий бензонаты, сульфитлар бар. Алар онкология авыруына китерергә мөмкин.
– Аллергия. Газлы эчемлекләр составында агрессив стабилизаторлар һәм буягычлар бар, аларны даими куллану аллергия, хроник ринит һәм хәтта астма китереп чыгарырга мөмкин.
Газлы эчемлекләрнең зыянлы булуы турыдан-туры су составына бәйле. Сусынны яхшы баса, кәефне һәм тонусны күтәрә торган эчемлекне өйдә дә эшләп була. Болар – компотлар, морслар. Онытмагыз, сәламәтлегегез – үз кулыгызда!

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев