Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилылар, кулларыгызны саклагыз!

Бакчада гел перчатка киеп эшләп булмый. Бакча эшләреннән соң кулларны ничек матурларга?

Бакчада эшләгәч, кулны болай чистартырга була. Сабын күбегенә 1 чәй кашыгы шикәр комы кушарга һәм кулларга ышкырга кирәк.

Бәрәңге пешкән су кулларны йомшарта. Бәрәңге боламыгы да- кул тиресенә бик яхшы маска. Кулларга җылы боламык сылап, 10-15 минут тотарга һәм юарга була.

Лимон согы кул тиресен яхшы агарта.

Кулларга йомырка сарысы һәм глицерин катнашмасы (1 йомырка сарысына 1 аш кашыгы глицерин катнашмасы) сөртегез. Кыяр ышкырга була.

Чыганак: "Ирек Мәйданы" газеты.

Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев