Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАРГА АРАЛАШУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Әңгәмәдәшегезне бүлдермәгез. Үзе акыл сатып, башкаларның сүзен тыңламаган кеше белән аралашырга теләүчеләр аз. 

? Елмаерга онытмагыз. Психологлар әйтүенчә, елмайган кеше әңгәмәдәшенә мөлаемрак күренә. Чөнки каршыңдагы кеше елмайгач, “моңа минем белән сөйләшү ошый икән” дип уйлыйсың. Әгәр ул боек утырса, теләмичә генә аралашса, “минем белән үзен мәҗбүр итеп кенә сөйләшә” дигән фикер туарга мөмкин. 
? Кешенең исемен әйтеп сөйләшү яхшы. Үз исемен ишеткәч, моны үзенә карата мактау дип кабул итә икән. 
? Башкаларны тыңлагыз. Күпләр моңа өйрәнә алмый. Аеруча бәхәс вакытында бер-берсен бүлдерү гадәте бар. Әңгәмәдәшегез нидер сөйли икән, “бу кызык түгел” дигән кебек телефонга карап утырсагыз, аралашу барып чыкмаячак. Аны дикъкать белән тыңлагыз, сораулар бирегез, хис-тойгыларыгызны яшермәгез. 
? Әңгәмәдәшегезне мактарга онытмагыз. Тормышының мактарлык ягын күрсәгез, “молодец” дип әйтү аңа ошар.

https://vk.com/irekmaydani?z=photo-59550939_456240173%2Falbum-59550939_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев