Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилыларга киңәшләр: Үзегезне кулда ничек тотарга?

Иң элек үзегезне кулда тота алмавыгызны танырга кирәк.

Нинди вакыйгалар булганда хисләрегезне тыеп кала алмадыгыз, исегезгә төшерегез әле. Шуннан чыгып, нәрсәгә карата кискен карашта булуыгызны ачыкларсыз.

Эчегездә давыл күтәрелүен сизсәгез, шуны басарга тырышыгыз. Чөнки тотнаксызлануыгыз аркасында кирәкмәгәнне әйтеп ташлавыгыз бар, ярамаган гамәлләр кылырга да мөмкинсез. Уегызда үз-үзегезгә “тынычлан” дип боерык бирегез.

Ачуыгызны чыгарган кешеләрнең мәзәк хәлгә калуын күз алдына китерегез. Көлке ачуны тиз баса.

Еш кына кешенең ачуы эше ул уйлаганча барып чыкмаганда кабара. Бу очракта күзләрне йомып чип-чиста ак кәгазь битен күз алдына китерергә кирәк. Бу тынычландыра, начар уйлардан котылырга булыша.Ачу чыга башлау белән тирән сулыш алу да ярдәм итә.

Ачуыгызны чыгаручы яныннан тизрәк китү ягын карагыз.Урамда йөреп керегез, чәй эчегез, үз фикерегезне соңрак әйтерсез.

Музыка куеп сикерә-сикерә биеп алу тынычландыра.

Ачуы чыккан кеше гел аска карый.  Менә шул мизгелдә өскә карау да начар хисләрдән котылырга булыша.

Бер кул белән муенның арткы өлешенә массаж ясау файдалы.
Ачу эчегездә калмасын дисәгез, нәфрәтләндерүчене кичерегез. Чөнки үпкә хисе эчтән “ашый”.


"Ирек мәйданы"ннан

фото://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев