Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лимон ярдәмгә килер…

Микродулкынлы мичкә аны өч минутка гына куеп алыгыз.

 

Микродулкынлы мичне даими чистартып тормасак, анда микроблар һәм майлар туплана. Бераздан исә анда җыелган ризык кисәкләре бактерияләр чыганагына әйләнә һәм начар ис килә башлый.

Мондый хәлне булдырмас өчен лимон ярдәмгә килә, ул үзен микробларга һәм бактерияләргә каршы чара буларак яхшы яктан күрсәткән. Моның өчен махсус эремә әзерләргә бер лимон һәм кечкенә савытта су кирәк булачак. Җимешне ике өлешкә кисәргә һәм бер яртысыннан сутны суга сыгарга, ә икенче кисәген савытка салырга кирәк.
Шуннан соң катнашманы микродулкынлы мичкә өч минутка иң көчле режимга куегыз. Мичнең ишеген тавыш сигналы ишетелгәч тә ачмагыз: эчтәге пар каткан майны йомшарта алсын өчен вакыт кирәк.

«Биш минуттан соң савытны һәм әйләнә торган подносны сак кына алыгыз. Йомшак чүпрәк яисә губка кулланып, аның эчке өлешен яхшылап сөртегез», — дип киңәш итә экспертлар. Микродулкынлы мич тулысынча кипкәч кенә ишеген ябарга була.

Кул астында лимон юк икән, серкә кулланырга була. Моның өчен ике стакан суга бер аш кашыгы серкә кушарга һәм шундый ук инструкция белән эш итәргә кирәк.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: https://www.facebook.com/

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Limon-yard-mg-kiler-781136/

http://maydan.tatar/limon-yardemge-kiler/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X